Берәр кайчан йөрәгем әрнүдән туктар ул,
Чыгып төнге урамга...
Шым гына, фәрештәмнән сорармын
Күпме калды аны уйларга?
Җилдән исеп янга килер ул:
Соңгы тапкыр мине күрергә.
Мин җен булсам,алар кемнәр ул?
Җанны алып урта бүләргә.
Әйбәт йөрәк мәңге сызлый диеп,
Алдап кара мине тагын.
Төннәр буе аны эзләрмен,
Күрсәт үткән юлларын.
Жәлләмә мине, мин үзем жәләмим,
Ансыз онытылган көннәрне.
Шатлык кыйбат булган өчен,
Хакын хаман түләем.
Агу кебек уйдан чыкмый ул,
Айдан төшкән бер ялгызым.
Кире кайтып булмый ул,
Бер яраткан йолдызым...
Еллар аша үтеп күрсәм дә,
Синең минсез сүнгәнне.
Җаным тынып туктар иде,
Тапсам үткән эзләрне.